ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары, Менделеевск районына мониторинг ясаганда, рөхсәтсез кар урнаштыру урынын ачыкладылар. Ул Менделеевск шәһәрендә Прионерская урамында урнашкан. Кар массаларының гомуми мәйданы 175кв. м тәшкил итә, күләме – 437 куб.м.
ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең М.Миль урамында законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Баулы шәһәрендә яшәүче бер кешедән Баулы елгасында буа ясап куюы турында мөрәҗәгать алынган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар.
Әлки районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Карга авыл җирлегендә законсыз ком-вак таш катнашмасы чыгару эзләренә төштеләр.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.
Чүпрәле районында «Государев Амбар» ҖЧҖ предприятиесен планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар. Оешкан чыганактан (ашлык киптергечтән) һава пробасын сайлап алганда, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядә үлчәүле матдәләрнең 7,2 тапкырга артып китүе ачыкланды.
Бүген Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Каманың битараф булмаган кешесеннән видео килде. Ул телефон камерасына йөк машинасының бетон катнашма калдыкларын җиргә ыргытуын төшерә. Хокук бозу бетон завод территориясе янында теркәлгән.
Түбән Кама шәһәренең «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында авария нәтиҗәсендә нефть продуктлары агу турында хәбәр килде.
Чистай районы мониторингы вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре 86 кв.м. мәйданлы чүплекне ачыклаган. Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары территорияне тикшерү өчен Чистай шәһәренә юнәлделәр. Калдыкларны ташлау факты расланды.