Экологлар Нурлат шәһәрендә ике кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Нурлат районы территориясен тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең Совет һәм Ленинград урамнарында карны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклаганнар.

Бер чүплек (майданы 500 кв. м, күләме 250 куб.м) – Совет урамында, икенчесе Ленинград урамында барлыкка килгән, аның мәйданы 120 кв.м тәшкил иткән.

Нурлат районы башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм рөхсәтсез кар салынган урынны тәртипкә китерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International