Баулы экологлары ике кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары Баулы районын мониторинглау барышында Баулы шәһәрендә санкцияләнмәгән ике кар чүплегенә тап булганнар.

Сәйдәшев урамы, 8 А адресы буенча урнашкан «Табыш» кибете территориясендә һәм Островский урамы, 5 А адресы буенча урнашкан балалар уен мәйданчыгында законсыз рәвештә кар җыелган. Чүплекләрнең гомуми мәйданы 150 кв.м тәшкил итә.

«Жилсервис» ҖЧҖ һәм «Табыш» ҖЧҖ адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International