Түбән Кама шәһәрендә экологлар берьюлы ике кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән ике кар чүплеген ачыклаган. Бер чүплекнең мәйданы – 240 кв.метр, ул Шинчылар гараж кооперативында урнашкан, икенчесе «ГК Фаэтон» гараж кооперативында барлыкка килгән, аның мәйданы 70 кв.метр тәшкил иткән.

Кооператив рәисләренә табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International