Азнакай шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Лобачевский урамы, 3 адресы буенча рөхсәтсез кар ятуын ачыклаганнар. Кар чүплегенең мәйданы – 100 кв.м, күләме 90 куб.м тәшкил итә.
«Наш дом Восход» идарәче компаниясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм җитешсезлекне бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.