Апас районында Экология министрлыгы инспекторлары рөхсәтсез пычрак агызу очрагын ачыклаган

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас бистәсендәге биологик чистарту корылмалары янында законсыз рәвештә сыек көнкүреш калдыкларын туфракка агызган ике ассенизатор машинасына тап булганнар. Транспорт чараларының хуҗалары билгеләнгән, аларга табигать саклау законнарын бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International