Нурлат шәһәрендә экологлар тагын бер кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Гыйматдинов урамында рөхсәтсез кар салу урыны ачыкланган.

Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 220 кв. метр тәшкил итә.

Нурлат районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International