ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Нурлат районы территориясен тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең Совет һәм Ленинград урамнарында карны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклаганнар.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша Казанның Авиатөзелеш районында рөхсәтсез кар туплау урыны булуына карата ике шикаять килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары М.Миль һәм Ф.Әмирхан урамнарына чыктылар. Табигать саклау законнарын бозу фактлары расланды.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары Баулы районын мониторинглау барышында Баулы шәһәрендә санкцияләнмәгән ике кар чүплегенә тап булганнар.

Түбән Кама территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары санкцияләнмәгән ике кар чүплеген ачыклаган. 


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында пычрак карны рөхсәтсез җыю турында «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша килгән мәгълүмат буенча урынга чыктылар. 


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнар үтәлешенә күзәтү эшен дәвам итә.

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Нефтьчеләр  урамындагы уен мәйданчыгында пычрак карның рөхсәтсез туплану урынын ачыклаганнар.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Ютазы районын тикшерү барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Урыссу авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. 


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама халкының Төзүчеләр бистәсендә агач һәм куакларның кисеп алынган ботакларын санкцияләнмичә җыю турындагы мәгълүматлары буенча Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. 


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар урнаштыруның дүрт урынын ачыклаганнар. Азнакайда Шәйхетдинов һәм Солтангалиев урамнарында кар чүплекләре теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International