Карны вакытлыча җыю мәйданчыгында санкцияләнмәгән калдыклар чүплеге барлыкка килүе турында апрель аенда санитар-экологик икеайлык кысаларында «Халык контроле» системасы аша хәбәр иттеләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмалары бозылу фактын ачыклаган.
Чирмешән районы мониторингы барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Түбән Кама авыл җирлегендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштыруны ачыкладылар.
1 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе артуы теркәлгән:
Экология министрлыгы адресына Чистай районының Галактионово авылында билгесез матдәне агызу турында мөрәҗәгать килде.
«Халык контроле» системасы аша Аксубай районы Киса авылында бинаны сүтүдән калган чүп-чар җыю турында мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында агач калдыклары туплану факты расланган.
«Бөтенроссия ятьмәсез көн» акциясе кысаларында Кама аръягы идарәсе хезмәткәрләре, Росрыболовство инспекторлары һәм һәвәскәр балыкчылар белән берлектә, сулыкларны чистарту буенча чара үткәрделәр.
Чаллыда мәктәп укучылары Кама буе идарәсе хезмәткәрләре белән бергә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Кыңгырау күпере» янында чисталык урнаштыру өчен җыелдылар.
Чаллы шәһәренең Минзәлә тракты урамында рейд барышында төзелеш калдыкларын һәм башка зур габаритлы чүп-чарны рөхсәтсез җыю факты ачыкланды.
Санитар-экологик икеайлык тәмамланды, әмма төзекләндерү һәм чисталыкны билгеләү буенча эшләр дәвам итә.