ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Экология министрлыгының Әлмәттәге Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары КамАЗ машинасын экологик җинаять кылуда  тоткарладылар. Экологлар килгән вакытта элеккеге «Строитель-2» бакча җәмгыяте территориясендә участокны төзелеш ватыклары калдыклары белән күмү эшләре бара иде. Теркәлгән хокук бозу турындагы мәгълүмат хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә тапшырылды. 


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Зеленодольск шәһәр судына Зеленодольск районы башкарма комитеты тарафыннан гамәл кылмауны законсыз дип тану турында дәгъва гаризасы җибәрелде. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян – кире кайтарылмаган, җирләрне рекультивацияләү үткәрелмәгән.  

Экологлар журналистлар, Тукай районының коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе җитәкчесе һәм «Гринта» компаниясе вәкиле белән бергә «Возрождение» СНТ территориясен санкцияләнмәгән чүплекләр булу-булмавына карата тикшерделәр.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгына Бөгелмәдә «Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агып төшүе турында мәгълүмат килде. Бу урынга Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмә районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә чыктылар.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районы, Габишево поселогында күлнең агынты сулар белән пычрануы турында хәбәр килде.  

Экология министрлыгы адресына Казан шәһәренең Дәрвишләр микрорайонында атмосфера һавасының пычрануы турында халыктан мөрәҗәгатьләр килде. 


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Көек бистәсендә җир эшләре вакытында төзелеш калдыклары казыла. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә шундый шикаять белән вәзгыятьне үз күзләре белән күрүчеләр мөрәҗәгать иттеләр. 

Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Чаллыда Минзәлә тракты һәм Металлургия урамы киселешендә рөхсәтсез чүплекне ачыклаганнар.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Автомобилист» гараж кооперативы белән Азнакай автопаркы арасындагы территориядән 140 кубометр чүп чыгарылган. Чаралар экологларны кисәтү йөзеннән күрелгән.


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама ш.т.п. арасында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаганнар иде. Ачыкланган вакытта чүп-чар мәйданы 50 кв.м тәшкил итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International