Элегрәк Әлмәт мониторингы кысаларында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
Урсала микрорайонында экологлар гомуми мәйданы 363 кв. м булган чүплек тапкан.урында төзелеш калдыклары һәм металл калдыклары булган. Инспекторлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 303 мең сум тәшкил иткән.
Ачыкланганча, җир кишәрлеге физик затныкы. Экологлар хокук бозучыга чүплекне җыю һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау таләбе белән дәгъва юллаган. Ләкин ирекле күрсәтмәләр үтәлмәде.
Министрлык милекчене теркәү урыны буенча Удмуртия Республикасының Кече Пурга район судына мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.