Контейнер мәйданчыгы янындагы чүплек турында халык мөрәҗәгате буенча Кама буе идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәренең Яр Чаллы шоссесына чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланган.
Чүплекнең мәйданы 127 кв. м тәшкил иткән.
Экологлар Алабуга районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирделәр.
Таләпкә җавап итеп, район Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, җитештерү һәм куллану калдыкларын агызу «ТР АСР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе»ҖЧҖ көче белән бетерелгән.
Бүгенге көндә территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.