Чаллы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр.
Яр Чаллы Автозавод районында экологлар төзелеш һәм көнкүреш калдыкларының ике чүплеген ачыклаган.
Беренче бозуның мәйданы 35 кв. м, ә икенчесенең мәйданы 20 кв. м тәшкил иткән.
Муниципаль милек җирләрендә чүплекләр ачыкланганлыктан, шәһәрнең Башкарма комитетына кисәтүләр бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык РФ КоАПның 8.2 маддәсендә каралган.