Әлмәттә яшәүчеләрнең рөхсәтсез калдыклар туплау турындагы мөрәҗәгате буенча көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары Шоссейная урамына чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланган.
Чүплекнең гомуми мәйданы 616 кв. м. калдыклар җыелган җирнең муниципаль милектә булуы ачыкланган.
Әлмәт районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү җибәрелде. Таләпләрне үтәүгә район Башкарма комитетының 60 көне бар.