Суд карары буенча Лениногорск районындагы предприятие туфракка зыян китергән өчен 120 мең сум түләргә тиеш

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына әйләнә-тирә мохитне пычрату факты буенча Лениногорск районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгать итүчеләр агынты суларның рельефка агызылуы турында хәбәр иттеләр.

Мәгълүматны тикшерү өчен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән Письмянка авыл җирлегенә юл тоттылар. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Чистартылмаган агынты суларны янәшәдәге җир кишәрлегенә «АГРО-СТРОЙ»ҖЧҖ территориясеннән агызу ачыкланды.

Министрлык белгечләре лаборатор анализ ясау өчен туфрактан пробалар алдылар. Аккредитацияләнгән лаборатория тарафыннан башкарылган тикшеренүләр пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган концентрацияләренең сизелерлек артуын ачыклаган. Пробаларда сульфатлар, нитрат азоты, нитрит азоты һәм хлоридлар буенча нормативларның артуы теркәлгән.

Алынган нәтиҗәләр нигезендә белгечләр әйләнә-тирә мохитне саклау объекты буларак туфракка китерелгән зыянны бәяләделәр. Зыян күләме 120 мең сум тәшкил иткән.

Хуҗалык итүче субъект адресына әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау һәм пычрану нәтиҗәләрен бетерү таләбе белән дәгъва җибәрелде. Әмма предприятие, бернинди чаралар күрмичә, бу таләпне игътибарсыз калдырды.

Хокук бозучы тарафыннан реакция булмау сәбәпле, экология министрлыгы Арбитраж судына зыян суммасын мәҗбүри түләтү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Эш материалларын карап чыгып, суд министрлык таләпләрен законлы һәм нигезле дип таныды һәм «АГРО-СТРОЙ» ҖЧҖеннән 120 мең сум түләттерергә карар кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International