Экологлар Әлмәттә рөхсәтсез чүплек тапкан

2026 елның 13 феврале, җомга

2025 елның декабрендә ТР Экология министрлыгына Әлмәттә Совет урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында халык мөрәҗәгате кергән. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.

Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланган. Урында экологлар төзелеш калдыкларын, шулай ук тимер-бетон әйберләр ватыкларын тапканнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 91 кв. м тәшкил иткән.

Әлмәт районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Чүплек 60 көннән соң бетерелмәгәнлектән, хокук бозучыга карата дәгъва әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International