ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары туплануын ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10208 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 10208 куб. м.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торбадан Карамалы елгасына пычрак су ташлау турында килгән мәгълүмат буенча, урынга чыкканнар.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгында төрле югары уку йортлары студентлары өчен гамәли көннәр  уза. Биредә 72 студент-эколог практика үтә. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укучылары бар.

Яңа Чишмә районын мониторинглау барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Петропавел Бистәсе авылында рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 205 кв. метр тәшкил итә.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Би күле авыл җирлегендә ачыкланган. Пычранган урын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Томбарлы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыелуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 1250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 160 куб.м.


7
июль, 2023 ел
җомга

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерүләр үткәрде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын үтәвен шул рәвешле контрольдә тоталар.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Җәлил бистәсендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның гомуми мәйданы – 937 кв.метр, чүплекнең күләме 742 куб.метр тәшкил итә.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрен мониторинглау барышында Сергей Лазо урамында санкцияләнмәгән төзелеш чүп-чарларын туплауны ачыклаганнар. Тимер-бетон әйбер калдыклары 1400 кв. м мәйданлы участокны туздырган, чүплекнең күләме 1400 куб. м тәшкил иткән.

ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормалардан артып киткән транспорт чараларын ачыклауны дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International