Татарстан Республикасының Зеленодольск суды Экология министрлыгының Осиново авыл җирлеге башкарма комитетыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 2,7 миллион сум күләмендә түләттерү турындагы позициясен хуплады.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның язында Экология министрлыгына Зеленодольск районының Осиново бистәсендә канализация агынтыларын агызу турында халыктан мөрәҗәгатьләр кергән иде. Үзәк идарә инспекторлары урынга барып, су һәм туфрак пробаларын алдылар.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча пычранган туфракта хлоридлар, аммоний ионы, нитрит азоты һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуы ачыкланган. Хокук бозу факты буенча инспекторлар тарафыннан туфракка китерелгән зыян исәпләнде. Ул 2,7 миллион сум тәшкил итте һәм Осиново авыл җирлеге башкарма комитетына күрсәтелде.
Зыянны ирекле түләүдән баш тарту сәбәпле, экологлар Зеленодольск судына дәгъва гаризасын юлладылар, ул Министрлык позициясен хуплады.