Түбән Каманы мониторинглау барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары су законнарын бозуны, ягъни Каракүл яр буйларына ирекле керүне чикләүне ачыклады.
«Строитель» бакча ширкәтендә яшәүчеләрнең берсе яр буенда, закон буенча гомуми кулланышта булган яр буе полосасы чикләрендә койма төзегән. Су объектларына ирекле керүне чикләү законсыз һәм җаваплылыкка тартуга китерә.
Әлеге хокук бозу буенча экологлар Түбән Кама судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Дәгъва канәгатьләндерелде, хокук бозучыны койманы алып куярга һәм күлгә ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итәргә мәҗбүр иттеләр.