Азнакай районын мониторинглау барышында Ык буе идарәсе инспекторлары гомуми мәйданы 18 кв.м булган көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. Азнакайда М.Хәсәнов урамындагы 29 нчы йорт янында хокук бозу очрагы ачыкланды.
«Наш дом восход» идарәче компаниясенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн эчендә чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.