Арбитраж суды «Чистые воды» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен Биектау районында Кәминкә елгасына китерелгән зыян өчен 8 млн 53 мең сум түләргә мәҗбүр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның җәендә Министрлык адресына республиканың Биектау районында «Малиновый овраг» бакчачылык ширкәте янында Кәминкә елгасына агынты сулар агызу факты буенча мөрәҗәгатьләр килде. Үзәк идарә инспекторлары табигый һәм агынты су үрнәкләрен алдылар. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аммоний һәм фенол ионнары буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуы ачыкланды.
Министрлык зыянны каплау турында дәгъва белән Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде. Әмма «Чистые воды» ҖЧҖ Унберенче арбитраж апелляция судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итте. Суд шикаятьне хупламады һәм Экология министрлыгы позициясе белән килеште. Хокук бозучылардан сумма мәҗбүри тәртиптә алыначак.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы «Чистые воды» ҖЧҖ карата агынты суларны агызу фактлары буенча зыянны каплау турында судка берничә тапкыр дәгъва белән мөрәҗәгать иткән иде инде.