Хокук бозучы Әлмәттә санкцияләнмәгән чүплекләр өчен 313 мең сум түләячәк. Мондый карарны Лаеш район суды чыгарды.
Элегрәк Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары мониторинг барышында Р.Фәхретдин урамындагы ике җир кишәрлегендә төзелеш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар иде.
Беренче чүплекнең мәйданы 334 кв.м тәшкил итә, икенчесе – 60 кв.м. Туфракка китерелгән зыян исәпләнгән. Беренче чүплек өчен ул 265 мең сум тәшкил итә, икенчесе өчен – 48 мең сум.
Җир кишәрлекләре милекчесе чүплекләрне бетергән, әмма үз теләге белән зыянны түләүдән баш тарттылар. Ул вакытта экологлар Лаеш судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Суд министрлык позициясен хуплады.