Экология министрлыгы инспекторлары Азнакайда рөхсәтсез кар чүплегенә тап булды

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Азнакайдагы мониторинг барышында Ык буе идарәсе инспекторлары Болгар урамындагы 2нче йортта урнашкан балалар мәйданчыгында рөхсәтсез кар җыю урынын ачыкладылар.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 120 кв.м, күләме – 30 куб.м.

«Жилсервис - Азнакай» идарәче компаниясенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International