Законсыз балчык чыгарган өчен хокук бозучы 300 мең сумнан артык түләячәк 

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Экологларның дәгъва белдерүеннән соң Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Автомобиль юллары предприятиесе» ҖЧҖне җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен зыянны капларга мәҗбүр итте.

2023 ел ахырында Чаллы мониторингы барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Комсомол районы территориясендә файдалы казылмаларны законсыз чыгарганнар.

Алынган балчыкның гомуми күләме – 742 куб.м, ягъни 1350 тонна тәшкил итә. 

Инспекторлар тарафыннан файдалы казылма чыгару нәтиҗәсендә китерелгән зыян 348 мең сум күләмендә исәпләнде.

Юридик зат адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.

Хокук бозучы зыянны ирекле рәвештә каплаудан баш тартты, шуңа бәйле рәвештә

Министрлык судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Арбитраж суды экологларның таләпләрен канәгатьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International