«Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 июньдә берьюлы ике грандиоз вакыйга узачак! Бу –Казансу елгасы ярындагы өмә һәм «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү.
Бүген «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» һәм «Яшел эшләр марафоны» кысаларында Тирән күлдә өмә узды. 70 активист һәм битараф булмаган татарстанлылар күл буенда чисталык урнаштырды. Бер сәгать эчендә алар 53 капчык чүп-чар җыйдылар.
1 июньдә 10: 00 сәгатьтә без барлык битараф булмаган татарстанлыларны Тирән күлендәге өмәдә көтәбез.
«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Ык буе идарәсе хезмәткәрләре Азнакай гимназиясе һәм 9 нчы мәктәп укучылары белән бергә Кара елгасы ярында җыелдылар. 120гә якын кеше 45 капчыктан артык чүп-чар җыйган.
25 майда 10:00 сәгатьтә Лаеш районының Чиста күл авылында өмә узачак.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чаллы шәһәрендә «Экойөгереш» узды. Чарада 195 кеше катнашты. Мәктәп укучылары һәм шәһәр студентлары уртак көч белән 3 гектарга якын территорияне чистарттылар.
Иртәгә, 20 апрельдә, барлык халыкны Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендәге өмәдә көтәләр.
Мөслим һәм Ютазы районнарында яшәүчеләр ял көннәрен файдалы үткәрәләр.
24 сентябрьдә Зеленодольск районында Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узачак.
Бүген Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 500 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чиста уеннар» форматында узды.