Татарстанда өмәләр дәвам итә

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Мөслим һәм Ютазы районнарында яшәүчеләр ял көннәрен файдалы үткәрәләр. Мөслим һәм Урыссуда санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктлар территориясен чистарту буенча өмәләр узды. Халык тротуарларны һәм юл кырыйларын чистартты. Шимбә өмәләрендә барлыгы 500гә якын кеше катнашты.

Шимбә өмәләре -кешеләрне берләштерүче һәм игелекле эш башкарырга, табигать турында кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирүче яхшы традиция. Сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International