Чиста күлдә чисталык урнаштырыйк. Барыгызны да өмәгә чакырабыз!

2024 елның 21 мае, сишәмбе

25 майда 10:00 сәгатьтә Лаеш районының Чиста күл авылында өмә узачак.

Бу яр буе территорияләрен җыештыруга багышланган «Экояз»ның сигезенче атнасында катнашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Чиста күл буенда тәртип урнаштыру өчен бөтен гаиләгез белән килегез! Барлык кирәкле инвентарь шунда ук биреләчәк.

Оештыручылар-ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте һәм Лаеш районы администрациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International