Балаларны яклау көнен файдалы итеп үткәрәбез!

2024 елның 1 июне, шимбә

Бүген «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» һәм «Яшел эшләр марафоны» кысаларында Тирән күлдә өмә узды. 70 активист һәм битараф булмаган татарстанлылар күл буенда чисталык урнаштырды. Бер сәгать эчендә алар 53 капчык чүп-чар җыйдылар. Сулыкны чистартырга А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды һәм «S-Dive» су асты йөзү клубы дайверлары ярдәм итте. Алар  күлдә җыелган чүп-чарны су төбеннән күтәрделәр.

«Татарстанда традицион язгы чисталык марафоны тәмамланды, әмма безнең өмәләр моның белән генә тәмамланмый. Сезнең белән бергә без тәртип урнаштыруны дәвам итәбез. Безнең чараларда актив катнашучылар арасында балалар күп булуы сөендерә. Балаларны яклау көнендә дә безнең киләчәгебезнең әйләнә-тирәлекнең сыйфатына бәйле булуын искә төшерәсем килә», - дип билгеләп үтте ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International