Кама буе территориаль идарәсе экологлары, «ЭкоЛаб» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән бергә, «Умка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырдылар.
Бу җомгада, ягъни 22 июльдә үк инде Чаллыда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе узачак.
Чаллыда Авторемонтная урамы буенча урнашкан «Алтын полимер» предприятиесе склады территориясендә иртә астында чыккан зур янгын бетерелгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.
Табеев яры буенда «Чиста яр» шәһәр плоггинг-узышы үтте. Чараны «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ һәм «Горзеленхоз» ААҖ ярдәме белән Балалар экология-биология үзәге һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министлыгы оештырды.
Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде.
Гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча, Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының бер предприятиесенә бара.
«Халык контроле» мәгълүмати системасы аша шәһәрдә кар ташланган урын барлыгы турында хәбәр килә. Инспекторлар, урынга чыгып, 1300 кв.м мәйданны биләгән зур кар өемнәренә тап була.
«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология мәгърифәтчеләре мәктәбе» шәһәр проекты кысаларында «Экоквиз» интеллектуаль уены үткәрелде. Викторинаның максаты – калдыкларны аерым җыю күнекмәләрен булдыру һәм көндәлек тормышта экологик гадәтләрне формалаштыру исәбенә экологик белемнәрне күтәрү.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре 51 нче номерлы мәктәпнең 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен боз континенты буенча дәрес-сәяхәт үткәрде.
Заманча технологияләр ни рәвешле экология белән бәйле һәм алар әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5 нче сыйныф укучылары җавап бирде.