Менделеевскиның «Балачак планетасы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яшь экологлар сафына керде

2022 елның 16 сентябре, җомга

«Балачак планетасы» исемле 11нче балалар бакчасыннан балаларны бәйрәм белән котларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре килгән иде. Яшь табигать сакчылары сафына кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар ант сүзләрен әйттеләр һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга вәгъдә бирделәр. Чара кысаларында балалар бакчалары кунаклар өчен тематик сәхнә әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табигать турында җырлар башкардылар, ә уеннар һәм биремнәр күңелле бәйрәм өстәмәсе булды. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Виктор Хәмитов нәниләргә мөрәҗәгать итеп, туган як табигатенә сакчыл карарга өндәде. Барлык балаларга да махсус экологик китаплар-буяулар бүләк иттеләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Барлык төркемнәрдә дә әдәбият, схемалар һәм экология уеннары бар. Балалар табигатьтә су кыйммәте, тере организмнарның үзара бәйләнеше, хайваннар һәм үсемлекләр турында белемнәр ала торган экодәресләр даими үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International