Чаллының 48 нче мәктәбе укучылары 78 килограмм макулатура җыйдылар

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Җыелган 78 килограмм кәгазьне Чаллы укучылары икенчел эшкәртү өчен «ЭкоЛаб» ҖЧҖ тапшырдылар. 48 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары кәгазь һәм катыргы эшләнмәләргә яңа тормыш  бүләк иттеләр. Иске журналларны һәм газеталарны балалар  ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәргән чүп-чарны аерым җыю буенча экодәрестән соң җыя башладылар. Шулай итеп, алар әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешләрен керттеләр. Компания хезмәткәрләре укучыларга макулатура эшкәртү барган  җитештерү цехы буенча экскурсия оештырдылар. Укучылар бу процессның барлык этапларын якыннан күрделәр. Моннан тыш, белгечләр чүп-чарны ничек дөрес итеп сортларга аерырга, ул ничә ел таркала һәм эшкәртелгән калдыклардан нинди әйберләр эшләп булу турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International