Экологлар Чаллының металл кою предприятиесендә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклый

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча, Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының бер предприятиесенә бара. Тикшерү барышында, экологлар атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге берничә хокук бозу очрагын ачыклый, аерым алганда, моңа түбәндәгеләр керә: газ чистарту җайланмаларының паспортлары эшләнмәгән һәм атмосферага чыгарыла торган пычраткыч матдәләрне тоту һәм зарарсызландыру җайланмасы кулланылмый, ә дробемет җайланмасы фильтрлары алыштыруны таләп итә. Шулай ук оешманың әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт исәбенә куелмаганлыгы һәм атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару чыганакларына инвентаризация үткәрмәгәнлеге ачыклана.

Югарыда искәртелгән фактлар нигезендә, юридик затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше, Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 8.46 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы буенча беркетмәләр төзелә. Хокук бозучыга бер ай эчендә административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International