Чаллыда булган янгын урынында Экология министрлыгы белгечләре һаваны үлчәү эшләрен үткәрә

2022 елның 3 июне, җомга

Чаллыда Авторемонтная урамы буенча урнашкан «Алтын полимер» предприятиесе склады территориясендә иртә астында чыккан зур янгын бетерелгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә. Һаваның торышын бәяләү максаты белән вакыйга урынына оператив рәвештә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре чыкты. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә, углерод оксиды, азот оксиды, азот диоксиды, углеводород, бензол, толуол, этилбензол, ксилол суммалары кебек пробалар анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International