Бүген Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашында 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды.
Россиядә 2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. Татарстаннан 2 млрд 579,6 млн сумлык сигез чараны кертү алдан килешенгән. Шуның 2 млрд 358,2 млн сумы – федераль бюджеттан, 221,4 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны мәгълүмати яктыртуда хезмәттәшлек иткән һәм актив катнашкан өчен Экология министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Реальное время» интернет-басмасы мәйданчыгында туры элемтә үткәрде.
13 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков туры эфирда «Реальное время» интернет-газетасы укучыларының сорауларына җавап бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган унынчы юбилейлы «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясады. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән проект гамәлдә булган ун ел эчендә яшь экологлар Министрлык адресына законсыз чүплекләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу турында 50 меңнән артык хәбәр җибәргән.
Бүген «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский республиканың «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектына планнар турында сөйләде.
Representatives of the Ministry of Ecology of the Republic of Tatarstan, the Ministry of Transport of the Republic of Tatarstan and the Ministry of Construction of the Republic of Tatarstan took part in it. The meeting summarized the interim results of the implementation of national projects and identified areas for further work.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 23 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «БумБатл» Бөтенроссия экологик акциясе узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге.
Бүген Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 300 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чисталык марафоны» квест-уены форматында узды.