Александр Шадриков: «Татарстан – иң катлаулы проектлар ышанып тапшырылган бренд»

2024 елның 13 декабре, җомга

Бүген экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Реальное время» интернет-басмасы мәйданчыгында туры элемтә үткәрде. Бер сәгать дәвамында ведомство башлыгы журналистлар һәм халык сорауларына җавап бирде. Интервью башында экология министры билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә күрсәткечләр һәм саннар турында сөйләгәнче, ул авырту нокталарының берсендә тукталырга тели – бу Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән һаваның сыйфатына мөрәҗәгатьләр. Экология министрлыгына бу тема буенча 528 мөрәҗәгать килгән. «Без шәһәрнең төньяк өлешендә аналитика ясадык. Әгәр республика буенча безнең АСКЗА (атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның автоматик станцияләре) тарафыннан 2024 елның 11 декабренә 1643 арту теркәлгән булса, шуларның 1252 очрагы – Казанның төньяк өлешендә урнашкан ике АСКЗА теркәлгән артыклык очраклары. Аларның 90 % өлеше – күкерт водороды буенча». Экология министры Казанның төньяк өлешендә һаваның сыйфатына кагылышлы проблеманы хәл итү өчен республика Рәисе йөкләмәсе буенча ведомствоара эшче төркем төзелүе турында сөйләде. Галимнәр катнашында эре производстволарның инвентаризациясен әзерләү мәсьәләсе карала. Түбән Кама белән чагыштырганда, Министрлар Кабинетының атмосфера һавасына йөкләнешне көйләргә мөмкинлек бирә торган карары кабул ителгән. Карарны гамәлгә ашыру Казан һәм аның тирәсендәге районнар территориясендә яңа производстволар булдыруны экологик яктан уйланып планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа производстволар төзү яисә гамәлдәгеләрен киңәйтү турында карарлар проектлана торган объектның атмосфера һавасына шул территориядәге башка объектлар белән берлектә йогынтысына тулы анализ уздыру йомгаклары буенча гына кабул ителәчәк.

«Шундый ук алым Түбән Камада 2016 елның ноябреннән нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә соңгы 7 елда Түбән Камада гражданнардан алынган һаваны пычрануына бәйле мөрәҗәгатьләр саны 32 тапкырга кимеде. Әгәр 2018 елда 583 мөрәҗәгать кергән булса, агымдагы елда 18 генә», – дип билгеләп үтте экология министры.

Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Министрлыкның контроль станцияләренең тәүлек буе эшләвен искәртте, ачыкланган артыклык очраклары турында мәгълүмат Росприроднадзорга һәм Роспотребнадзорга тапшырыла, чөнки бу зонадагы барлык чыгарылмаларның 93% өлеше федераль экологик күзәтчелеккә тиешле предприятиеләргә туры килә.

Алып баручының «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган мөһим проектлар турындагы соравына җавап биреп, Александр Шадриков ассызыклаганча, «Татарстан – теләсә нинди өлкәдәге катлаулы проектлар ышанып тапшырылган бренд. Безнең барлык башлангычларыбызның республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануы бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча без Россиядә булган иң яхшы тәҗрибәләрне кулланып, бурычларны үтибез. Безгә хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе, дөнья тәҗрибәсе кызыклы», – дип сөйләде министр.

Ул Татарстанда илкүләм проект буенча гамәлгә ашырылган һәм Россия Федерациясендә сынау проектлары булган берничә төп проектны санап үтте. Бу – актив дегазация технологиясен кертеп, Самосырово полигонын рекультивацияләү, нефть ятмасының гамәлдә булмаган нефть үткәргечен демонтажлау, Казанның биологик чистарту корылмаларында ләм кырларын рекультивацияләү. «Бу масштаблы проект, анда 94 гектар фактта үле җир иде, ә санитар зонаны алсаң, бу – 140 гектар җир. «Экология» илкүләм проекты, Татарстан Рәисе ярдәме белән киләсе елда без әлеге сынау проектын төгәлләячәкбез».

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, мондый эре проектларны уңышлы гамәлгә ашыру Татарстанда конструктив төзелгән хакимият, фән, бизнес һәм җәмгыять диалогы нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

Туры эфир язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-85466065_456241942 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International