Инде 10 меңнән артык татарстанлы санитар-экологик икеайлыкка һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек белдерде

2025 елның 4 апреле, җомга

Татарстанда 1 апрельдә республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча башланган санитар икеайлык кысаларында табигатьне саклау ведомстволары тарафыннан 65 хокук бозу очрагы ачыкланды, шуларның 21е – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру өлешендә. 

Экология министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә, юл сервисы объектларының, автомобиль юлларының юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшереп тору эшен оештырды. Санитар-экологик икеайлык чорында бергәләп урыннарга чыгу графиклары имзаланды һәм расланды. 3 апрельдә республиканың 4 районында (Азнакай, Балтач, Алексеевск, Тукай муниципаль районнарында) бергәләп сәяхәтләр үткәрелде. Ачыкланган хокук бозулар рәсмиләштерү процедурасын уза.

Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казан төбәгенә бүлеп бирелгән полосаларын комиссия йөреп чыкты.  Бүгенгә тикшерү маршруты расланган. Беренче рейд 10 апрельгә планлаштырылган, Тихоново – Бөгелмә участогы тикшереләчәк. 

3 апрельдә территорияне һавадан торып күзәтү эшләре дә башланды. Беренче авиаочыш кысаларында Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде. 

Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат Татарстанда яшәүчеләрдән дә килә. 1 апрельдән республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 119 мөрәҗәгать кергән (калдыклар өлешендә – 62, су объектларын пычратуда – 15, һаваны пычратуда – 25, башка өлешләрдә – 17). Ел башыннан 1 128 мөрәҗәгать кергән (калдыклар өлешендә – 491, су объектларын пычратуга карата – 154, һаваны пычратуга карата – 208, башка өлешләрдә – 275).

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 996 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелган, 336 кеше һәм 110 берәмлек махсус техника җәлеп ителде.

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан (икеайлык башыннан) 7 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 10 меңнән артык кеше һәм 300 берәмлектән артык техника җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез: санитар-экологик икеайлык «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International