Бүген Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашында 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды.
Глобаль проектлар һәм саннар турында сөйләгәндә, 7 ел эчендә Татарстанда экологик чараларга 71,8 млрд сум юнәлдерелгән. Шул исәптән 41 млрд. артыгы – предприятиеләр керткән өлеш. Бу бизнесның социаль җаваплылыгының һәм экологик юнәлешлелегенең ачык мисалы, дип ассызыклады үз докладында экология министры Александр Шадриков: «Җәмгыять, фән, хакимият һәм бизнес диалогы иң амбициоз бурычларны хәл итәргә ярдәм итә.
Татарстан беркайчан да теләсә кайсы тармакта катлаулы, сынау проектларына алынырга курыкмады. 2019 елдан без «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өстендә актив эшләдек, шул исәптән сынау өлешләрендә дә. Бу чорда 6 федераль проект кысаларында 21 млрд 600 млн сумлык 30 чара үтәлде».
Федераль акчалардан тыш, күп кенә чаралар республика финанслары, җирле бюджетлар һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына тормышка ашырыла.
2024 елда Россия Президенты Владимир Владимирович Путин экологик иминлекне Россия үсешенең илкүләм максатларының берсе дип игълан итте һәм «Экология» илкүләм проектына алмашка килгән яңа илкүләм проектны эшләтеп җибәрү турында игълан итте.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында төбәкнең илкүләм проектларда актив катнашуын тәэмин итү бурычын куйды.
2024 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнар 11 млрд.сумнан артып китте. Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер.
«Республика икътисадның экологик яктан чиста булуын исбатлый. 2022 елдан төбәкнең экология, социаль блок һәм нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләрендәге эшен бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан - ESG рейтинглары лидеры. Тикшеренүләр МДУ, МГИМО, Милли рейтинг агентлыгы һәм Экофон компаниясе тарафыннан үткәрелде», – дип сөйләде табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.
Иң эре федераль проект - «Иделне савыктыру» кысаларында 13 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде.
Республика программасы кысаларында 2018 елдан 36 чистарту бүлмәсе ремонтланган.
2024 елда Казанның биологик чистарту корылмаларын – республикадагы иң эре чистарту корылмасын реконструкцияләү төгәлләнде.
«Иделне савыктыру» кысаларында Казанның БЧКреконструкциясе белән беррәттән ләм кырларын рекультивацияләү дә алып барылды. Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә рекультивацияләү сроклары объектив сәбәпләр аркасында 2025 елга күчерелде - бу аномаль һава шартлары. 2024 елда явым-төшемнең югары булуы күзәтелде, бу ләм карталарының су белән сугарылуына китерде. Икенче сәбәп – санкцияләр аркасында импорт флокулянтын аналогка алыштыру.
«Әлеге сынау проекты тәмамлангач, Казан чикләрендәге 140 гектардан артык җир хуҗалык әйләнешенә кайтарылачак. Әлеге территория, «Яңа Порт» территориясен яңарту белән берлектә, Идел ярында шәһәрне үстерү проектының дәвамы булачак. Бу комплекслы чишелеш һәм системалы алым», - дип билгеләде министр.
Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы һәм ярдәме белән, федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп, «Яңа Порт» гидротехник корылмасының беренче этабының беренче өлешен төзү башланды. 12 километр озынлыктагы яр ныгытмасын 4 этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Гомумән алганда, 2019 елдан 71 ГТС капиталь ремонтланган, 10 яр ныгыту корылмасы төзелгән, 64 су объектында чистарту һәм экотернәкләндерү эшләре башкарылган, 24 чакрымга якын гамәлдә булмаган Озерный ятмасының нефть үткәргече сүтелгән.
Быелдан, Владимир Владимирович Путин кушуы буенча, «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый.
«Россия суы» федераль проекты буенча Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуның икенче этабы башлана.
Шулай ук Нокса елгасын экотернәкләндерү планлаштырыла. Бу Россия экология җәмгыятенең төбәк бүлеге инициативасы, аны Татарстан Республикасы Рәисе дә хуплады.