Россиядә 2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. Татарстаннан 2 млрд 579,6 млн сумлык сигез чараны кертү алдан килешенгән. Шуның 2 млрд 358,2 млн сумы – федераль бюджеттан, 221,4 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
«Россия суы» федераль проекты «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларына алмашка киләчәк. «Гидрографик челтәрнең (су агымнарының, сулыкларның) экологик торышын яхшырту» юнәлеше буенча Татарстан Республикасында ике чараны гамәлгә ашыру каралган:
— «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы участогын чистарту», гамәлгә ашыру срогы – 2025-2027 еллар. Бу максатларга 320,6 млн.сум тотылачак.
— «Казан шәһәрендә Нокса елгасы үзәнен һәм аның кушылдыкларын чистарту чаралары», гамәлгә ашыру срогы — 2028-2030 еллар. Эшкә 703,3 млн.сум бүлеп биреләчәк. РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов исеменә Нокса елгасы юлын чистарту чарасын гамәлгә ашыру вакытын 2028 елдан 2025 елга күчерү мөмкинлеген карау турында хат җибәрелгән.
«Идел елгасына куркыныч тудыручы әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бетерү (рекультивацияләү)» юнәлеше буенча 2025 елда Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләрен тәмамлау планлаштырыла.
«Су объектларына керә торган пычранган агынты сулар күләмен киметү» (чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү) юнәлеше буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгы белән берлектә Татарстанның чистарту корылмаларын һәм яңгыр канализациясен төзү (реконструкцияләү) объектларын кертү мәсьәләсе карала.
Якынча 17 объект исемлеге җибәрелгән: Казан, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Чаллы, Кама Тамагы, Кама Аланы, Ютазы районы Урыссу, Актаныш, Мөслим.
«Генераль җыештыру» федераль проекты «Чиста ил» федераль проектына алмашка киләчәк. Россия Табигать министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2030 елга кадәр «Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында Россия төбәкләре буенча объектлар исемлеге 2025 елның беренче кварталында Росприроднадзор һәм Роспотребнадзор тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бәяләгәннән һәм категорияләгәннән соң формалаштырылачак.
Яңа илкүләм проектка кергән калган дүрт чара ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак.
2025 елдан Россиядә, икътисадтан алып экологиягә кадәр, барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар старт алды . Быел Татарстанда аларның 11е гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озак һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туристлык һәм кунакчыллык», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Алар кысаларындагы чараларга 44,2 млрд сум юнәлдереләчәк.