«Мәктәп экопатруле»нең ун елы: Татарстанның чисталыгы турында мәктәп укучыларыннан 51 мең хәбәр

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган унынчы юбилейлы «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясады. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән проект гамәлдә булган ун ел эчендә яшь экологлар Министрлык адресына законсыз чүплекләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу турында 50 меңнән артык хәбәр җибәргән.

Юбилей тантанасына бөтен республика балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән катнашучылар җыелды. Җиңүчеләр «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район» номинацияләрендә билгеләнде. Быел конкурска 3114 гариза кергән.

Тантаналы чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия Герое Рәсим Баксиков, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин, Рус география җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Александр Шадриков яшь буында экологик культураны формалаштыру өчен проектның мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, «Мәктәп экопатруле»нең уңышы — Татарстан балалары һәм яшүсмерләре арасында әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык аңының үсүе.

Педагогларның роле турында сөйләгәндә, министр аларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдерде: «Без берничә тапкыр әйттек – экология безне берләштерә! Педагогларыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт. Сез бик зур эш башкарасыз. Сез өйрәтеп кенә калмыйсыз, сез балаларда табигатькә, димәк, Ватанга мәхәббәт тәрбиялисез һәм үстерәсез. Мин һәрвакыт әйтәм: әйләнә-тирә дөньяга сак караган кеше кешеләргә – күршеләренә, дусларына, якыннарына күңел һәм игелек белән карый. Шуңа күрә балаларыбызга игелек һәм яхшы сыйфатлар тәрбияләү, аларның киләчәгенә өлеш кертү бик мөһим!»

Дмитрий Шиллер конкурста катнашуларын «мәхәббәт һәм патриотизмның иң югары формасы» дип атап, болай диде:  «Сүзгә карап түгел, гамәлгә карап эш йөрт, диләр. Нәкъ менә сезнең конкурста катнашуыгыз мәхәббәтне һәм дөньяны яхшырак итү теләген күрсәтә. Зур рәхмәт сезгә!».

Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының чисталык өчен көрәштә катнашуы табигатькә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм экологик хокук бозуларны булдырмауга ярдәм итә. «Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә бездә бер, ике, өчкә азрак браконьер булачак, чөнки балаларны моңа өйрәтергә кирәк, алар табигатьне, Ватанны яратырга кирәклеген аңларга тиеш. Табигатькә хөрмәт белән карамаган кешеләр азрак булачак», – дип билгеләп үтте Россия Герое.

Азат Җиһаншин экологик проблемаларны хәл итүдә төрле яшьләр оешмаларының көчләрен берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады: «Безнең барлык хәрәкәтләр – юнармия, юннатлар, «Яшь гвардия», «Беренчеләр хәрәкәте», Рус география җәмгыяте, мәктәп оешмалары – барысы да бер зур гаилә, безнең республика һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаучы зур команда булып берләштеләр. Моның өчен сезгә аерым зур рәхмәт! Безне, яшьләрне, балаларыбызны берләштергәнегез өчен командагызга рәхмәт!»

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен укучыларга мобиль кушымтаны күчереп алу, теркәлү һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу теркәлгән фото һәм видеоматериаллар җибәрү дә җитә иде. Һәр теркәлгән очрак баллар китерде, ә экологлар ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чараларны күрде. Быел «Мәктәп экопатруле» кушымтасы уңайлы «Мин мәктәп укучысы» мультисервисына интеграцияләнде, бу конкурста катнашуны шактый җиңеләйтте. Бүген барлык җиңүчеләр дә искиткеч призлар - кәрәзле телефоннар, смарт-сәгатьләр, фотоаппаратлар, планшетлар һәм телескоплар алдылар.

Конкурсның төп максаты – мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитне саклау буенча гамәли эшкә җәлеп итү һәм үсеп килүче буынга экологик агарту һәм тәрбия бирү өлкәсендә «Экология» илкүләм проектының максатларын гамәлгә ашыру. Татарстан Экология министрлыгы барлык катнашучыларга да безнең төбәк табигатен саклауда актив катнашулары һәм өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтен белдерә.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге безнең сайтта инде бар: https://eco.tatarstan.ru/2023-2024.htm

Безнең яңалыкларны күзәтегез – алда яңа кызыклы проектлар һәм конкурслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International