13 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков туры эфирда «Реальное время» интернет-газетасы укучыларының сорауларына җавап бирәчәк.
Фикер алышуга сораулар:
• 2024 елда Министрлык нинди төп бурычлар өстендә эшләде? Республикада табигатьне саклау эшчәнлегендә елның иң мөһим йомгаклары нинди?
• «Экология» илкүләм проекты йомгаклары һәм «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыру планнары
• Табигатьне саклау өлкәсен цифрлаштыру – Министрлыкның титуллы проектларының берсе. Программа алга таба ничек үсәчәк?
• ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына кагылышлы иң җитди хәл ителмәгән проблемалар.
Министрга, аны туры эфирда яңгыратсыннар өчен, түбәндәге сылтама буенча сорау бирергә мөмкин: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf3yR2ANhq1U2JTPbUPcalc6_V6lTjpVAM2O-DEEW_rFsXx0A/viewform?usp=dialog