Хөрмәтле полярчылар, артик тикшеренү ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.
Экологик мониторинг барышында инспекторлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районы Өчиле авылыннан ерак булмаган урында торак калдыклары, резин шиннары, шифр, ботак, үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән территориянең күләме 800 куб. метр тәшкил итә.
21-24 нче май көннәрендә Россия һәм БДБ илләреннән теләге булган һәркем ел саен үткәрелә торган ECOCUP Green Talks экологик документаль кино фестивалендә катнаша ала. Быел фильмнар карау һәм фикер алышу онлайн тәртиптә узачак http://www.ecocup.ru.
Промышленная урамы буенча тимер эшкәртүдән калган калдыкларны туфракка ташлыйлар, игътибар итегез әле! Яр Чаллы шәһәре гражданнары ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
ТР экология һәм табигать ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда планлаштырылган каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводы төзү буенча бәйсез чит ил экспертлары белән эшләүнең беренче нәтиҗәләре турында җиткерде. Исегезгә төшерәбез, проектка өстәмә экспертиза ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.
Сүтә башлаганнар да эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәгәннәр. ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә Сарман районының Җәлил бистәсендәге торак пункты чигендә чүпләнгән җир кишәрлеге булуын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәгъвасы буенча Яр Чаллы шәһәр суды карар чыгарды.
Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган чираттагы «Эко-лайфхак» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 2309 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 636сы – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.