Хөрмәтле табигать саклау структуралары хезмәткәрләре һәм ветераннары, республиканың иҗтимагый экологик оешмалары вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне белән котлыйм!
Вертолеттан күзәтү барышында Питрәч районының Кулай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдык ташлау очраклары ачыкланган.
Бүген Германиянең эксперт компанияләре җитәкчеләре Татарстанда калдыкларны термик зарарсызландыру заводын бәяләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. «Татмедиа» АҖ мәйданчыгында, видеоэлемтә форматында, матбугат конференциясе үткәрелде. Анда шулай ук «РТ-Инвест» компаниясе вәкилләре дә катнашты.
Брифинг ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.
«3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар да, шул исәптән күзәтчелек чаралары да, махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә кайнар линия буенча гражданнардан Алабуга районындагы Индустрия коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясендә барлыкка килгән чүплек турында мөрәҗәгать килгән.
Волга М-7 автомобиль юлын тикшергән вакытта ТР Экология һәм табигать ресурлары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш һәм ремонт калдыкларына тап булган. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы 165 кв. метр тәшкил иткән.
Узган елларда Лаеш районы Татар Янтыгы авылы территориясендә санитар-экологик өмә уздырылган. Татар Янтыгы авылында яшәүчеләр һәм авыл җирлеге хакимияте көче белән территория чүп-чардан чистартылган.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 2573 мөрәҗәгать килгән.
Шуларның 912се – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кайбыч районы территориясен тикшергән. Колаңгы тимер юл станциясе поселогында уздырылган тикшерү барышында рөхсәтсез калдык ташлау факты ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 5-ГР хисабын тикшерү барышында табылган һәм җир асты байлыкларында калдырылган файдалы казылма запасларының реаль хәленә туры килмәвен ачыклаган.