ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узган аппарат киңәшмәсендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә тарафыннан 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 3278 мөрәҗәгать килгән.

Шуларның 1111 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Түбән Кама районында булды һәм «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр алып барыла торган объектларны карады.

Республикада Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында ТРда социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурс үткәрелә.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ZOOM конференциясе режимында яклар экология өлкәсендә мәҗбүри таләпләр бозылуга юл куймау чаралары турында фикер алышты, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында хокук куллану практикасына йомгак ясады.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү үткәрелде.

Арча районында яшәүчедән ведомство башлыгына җиткерелгән сорау Атынка елгасының экологик торышына кагылышлы иде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Һади Такташ урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән, шулай ук агач калдыкларын рөхсәтсез ташлау урынын ачыклаган.

Куйбышев сусаклагычы биоресурслары 2650 данә яшь чөгә балыгы белән тулыланды.

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата 400 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарган.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу көн Хәтер һәм кайгы көне дип аталды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International