Куйбышев сусаклагычы биоресурслары 2650 данә яшь чөгә балыгы белән тулыланды. Кама елгасының киң өлешендә балык йөзедереп җибәрү эше ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Росрыболовство хезмәтенең Урта Идел территориаль идарәсе хезмәткәрләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Главрыбвод» ФДБУ белгечләреннән торган комиссия контролендә үткәрелде.
Бүген суга җибәрелгән маймычлар Лаеш районының «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында үстерелгән. Комиссиягә комплекс буенча экскурсия үткәрелде, су чистарту цехын, яңа корпусларны, шулай ук балыклар өчен азык блогын күрсәтелде. «Һәр чөгә балыгының авырлыгы 10 граммнан да ким түгел, 4 айлык маймычлар алар. Су объектына балык җибәрү әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нигезендә исәпләнгән күләмнәрдә башкарыла», – дип билгеләде балыкчылык комплексы хезмәткәрләре.
Сулыкларга балык чыгару республикада матур традициягә әверелде, чара ел саен су объектларында балык популяциясен торгызу максатларында үткәрелә. Әйтергә кирәк, чөгә кислород күп булган чиста, тирән, салкынча һәм тиз ага торган суны үз итә. Яшәү тирәлеген хәтта бик аз гына микъдарда да химикатлар, көнкүреш калдыклары һәм авыл хуҗалыгы ашламалары белән пычрату да аларның баш санына сизелерлек зыян китерергә мөмкин.