Казанда 127 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2020 елның 23 июне, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Һади Такташ урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән, шулай ук агач калдыкларын рөхсәтсез ташлау урынын ачыклаган. Гомуми чүпләнгән территория мәйданы 127 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 38 куб. метр.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International