Яңартылган Красный ключ дамбасында беренче шпунт сугылган Александр Шадриков Түбән Камада эш визиты белән булды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Түбән Кама районында булды һәм «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр алып барыла торган объектларны карады. Күчмә киңәшмәдә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук «Главинвестстрой РТ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин катнашты.

Кама елгасында койма дамбасын реконструкцияләү объектында эшләрнең беренче этабына керешкәннәр. Исегезгә төшерик, проектны гамәлгә ашыру ике елга исәпләнгән, терәк дивар, монолитлы тимер-бетон борыс, авыш ныгытма урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын ишелүдән саклау өчен аның дивар алдын вак таш белән ныгыту каралган. 

Әзерлек чаралары тәмамланганнан соң Ларсен шпунтларын суга төшерү эшләре башланган, алар яр ныгыту дамбасының киртәләү корылмасын тәшкил итәчәк. Су астына төшү кран ярдәмендә башкарыла, ул суда йөзүче баржада урнашкан.

Александр Шадриков шулай ук утильләштерелә торган калдыкларны урнаштыру өчен әзерләнгән яңа мәйданчыкны да карады һәм Прости авылы янындагы чүплекне рекультивацияләүнең икенче этабын гамәлгә ашыра башлауга әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Рөхсәт документларын рәсмиләштергәннән соң якын арада калдыкларны элекке урыныннан алу, фракция бүлеп чыгару өчен сортларга аеру һәм пычранган грунтны яңа картада урнаштыру эшләре башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International