Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнашырга чакырыла

2020 елның 26 июне, җомга

Республикада Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында ТРда социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурс үткәрелә. Конкурсны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. 

Конкурста торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 18-30 яшьлек гражданнар: яшьләр оешмалары, студентлар үзидарәсе органнары активистлары, белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү белгечләре, 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша ала. Мөрәҗәгать итүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Айлык түләүләрне түли алу һәм тотрыклы җыелма керемнәргә ия  булу мөрәҗәгать итүче өчен төп критерий булып тора, чөнки конкурста җиңү яулаган очракта, сайланган фатир өчен беренче кертем күләме торак бәясенең кимендә 10%ын тәшкил итә.

Гариза тапшыру кампаниясе агымдагы елның 31 нче июленә кадәр бара. Конкурста катнашу һәм гариза тапшыру турында тулырак мәгълүматны mol_ipoteka@mail.ru адресына язып яки https://vk.com/mol_ipoteka төркемендә белергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International