Бүген, 22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу көн Хәтер һәм кайгы көне дип аталды.
22 июнь көнне без үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаучыларны искә алабыз. Быелдан башлап, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия бер минут тынлык белән искә алыначак. Бүген Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә ул илнең барлык төбәкләрендә дә узды. Бу – нацист Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында гражданнарга мөрәҗәгатьне эфир аша чыгаруның төгәл вакыты.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, тарих һәм киләчәк каршындагы гомуми җаваплылык турында Россия Президенты Владимир Путин язган. Дәүләт башлыгы мәкаләсенең тулы тексты белән безнең сайтта, матбугат хезмәте битендә танышырга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/statya-vladimira-putina-75-let-velikoy-pobedi.htm.