Йөкләмәләрне үтәмәгән өчен юридик зат 400 мең сум күләмендә штраф түләячәк

2020 елның 23 июне, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата 400 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарган. Экологлар сүзләренә караганда, оешма элек Биектау районындагы «Дөбъяз» кирпеч балчыклары ятмаларында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына бирелгән лицензия буенча җирләрне рекультивацияләү бурычын үтәмәгән. Табигать саклау законнары таләпләрен бозган өчен гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 1 өлеше («Файдалы казылма, шулай ук гомумтаралган файдалы казылма ятмаларын эшкәрткәндә, төзелеш, мелиоратив, эзләнү һәм башка төрле, шулай ук хуҗалык эче яки шәхси ихтыяҗлар өчен башкарыла торган эшләрне гамәлгә ашырганда, шулай ук урман инфраструктурасы оештыруга бәйле булмаган объектларны төзеп, үзгәртеп корып бетергәч һәм (яки) аларны эшләтүен туктаткач, урман инфраструктурасы объектларын сүткәч җирләрне рекультивацияләү буенча йөкләмәләрне үтәмәү яки вакытында үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән, шулай ук быелның 18 нче июленә кадәр административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International