Бүген Александр Шадриков республиканың төньяк төбәгендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү үткәрелде.

Арча районында яшәүчедән ведомство башлыгына җиткерелгән сорау Атынка елгасының экологик торышына кагылышлы иде. Гражданин ярның җимерелүенә борчыла. Су объекты контрольдә, дип билгеләп үтте министр. Узган ел ук Арча районының Утар Аты торак пунктыннан 600 метр ераклыкта яр ныгыту эшләре башланган иде. Агымдагы елда табигатьне саклау чараларын тәмамлау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Кукмара районы Пчеловод авылында яшәүче бер ханым министрга һаваның сыйфатына шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күреләчәк, атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту өчен күчмә экологик лаборатория урынга чыгачак.

Министр халыкның югары гражданлык активлыгын билгеләп үтте, яшь буынга экологик белем бирү һәм кызыксындыру максатыннан гражданнарга методик кулланмалар тапшырылды.

Исегезгә төшерик, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көнне үткәрелә. Табигать саклау ведомствосы җитәкчесенә кызыксындырган сорауларны җиткерү өчен (843) 267-68-48 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International